“Үз профессиясендә иң яхшысы” конкурсына нәтиҗәләр ясалды

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

2017 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурска нәтиҗәләр ясалды.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Г.Мягков, Татарстан Ресубликасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Т.В.Забегина катнаштылар.

Фикер алышулар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип танылдылар:

“Иң яхшы җәмәгать судьясы аппараты консультанты” номинациясендә — Матиевский Евгений Владимирович (Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 4 нче суд участогы);

“Иң яхшы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре” номинациясендә— Михайлова Валерия Васильевна (Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 4 нче суд участогы);

“Иң яхшы 2 разрядлы өлкән белгеч   - җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире” номинациясендә  — Сәгыйтова Алсу Алик кызы (Татарстан Республикасы Балтач суд районы буенча 1 нче, 2 нче суд участоклары).

“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы 2 разрядлы белгече” номинациясендә    — Дрягалкина Резеда Илгизәр кызы (Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча 3 нче суд участогы).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International