2017 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының Р.Ф.Гафаров рәислегендә узган утырышында катнашты.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе урынбасары Л.А.Кочемасова, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Г.Мягков, республиканың район (шәһәр) судлары рәисләре катнаштылар.
Республика җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, оештыру-методик һәм финанс ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады