Муниципаль норматив хокукый актларны татар теленә тәрҗемә итүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2018 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр Р.И.Заһидуллин рәислегендә муниципаль норматив хокукый актларны татар теленә тәрҗемә итүне оештыру һәм республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә тәрҗемәчеләр хезмәтеннән файдалануның уңайлылыгына ирешү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Әлеге мәсьәлә өстәмә карау таләп иткәнлектән, актуаль тема буенча фикер алышу киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан кергән тәкъдимнәр һәм фикерләрне анализлаудан соң дәвам иттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International