Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе турында

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2018 елның 29 гыйнварында “Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгының 2017 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлары турында” коллегия утырышы узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин да катнашты.

Министрлыкның 2017 елдагы төп эшчәнлек юнәлешләре һәм 2018 елга куелган өстенлекле бурычлар Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин докладында чагылдырылды.

Коллегиядә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф. Гафаров, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты башлыгы А.Х.Гарифуллин (видеоконференцэлемтә буенча), Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасының вице-президенты А.Ю.Сафронова чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин йомгаклау чыгышында республиканың юстиция министрлыгы куелган бурычларны тиешенчә үтәп килә, Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте аша актив катнаша дип билгеләп узды.

“Кабул ителгән карарларның республика шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында үтәлешенә игътибар арттырыла”, - дип ассызыклады парламент башлыгы.

Ф.Х.Мөхәммәтшин халыкның хокукый грамоталылыгын күтәрү кирәклегенә басым ясады, бу турыдан-туры халыкның гамәлдәге законнарны һәм норматив документларны үтәүләрендә закон таләпләрен аңлап эш итүләренә китерәчәк диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе министрлык хезмәткәрләренә эшчәнлекләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды:

 “Татарстан Республикасының атказанган юристы” почетлы исеменә лаек булды:

Пашкова Майя Александровна – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы;

Новикова Татьяна Владимировна – норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә лаек булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Касыймова Гөлнара Ильинична – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештырылыш һәм күзәтчелекне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы;

Старостина Жанна Викторовна – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы советнигы.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде:

Рагозина Надежда Владимировнага– Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасарына;

Ишмөхәммәтова Ельза Лондоевнага – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасарына;

Лохотской Александр Валерьевичка – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә һәм муниципаль регистны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы советнигына.

Министрлык коллективы хезмәткәрләрне лаеклы бүләкләргә ия булулары белән котлый, аларга алга таба да эшләрендә һөнәри уңышларга ирешүләрен тели!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International