5 нче эшче төркемнең 2018 елдагы беренче утырышы узды

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

2018 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль һәм дәүләт максатчан программалары буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча 5 нче эшче тркемнең беренче утырышы узды.

Утырыш барышында эшче төркем әгъзалары Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм аларны хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр.

Утырыш нәтиҗәләре буенча эшче төркем әгъзаларына һәм чакырылган затларга Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан 2018 елга, шулай ук 2019-2011 елларга заявка бирелгән һәм расланган акчаларны ачыклауга юнәлдерелгән бурычлар йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International