2018 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил каршындагы Экспертлар советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин да катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов “Татарстан Республикасында 2014-2018 елларга Кеше хокуклары буенча стратегияне гамәлгә ашыру турында” темасына татар телендәге доклад белән чыгыш ясады.
А.Г.Галимов Стратегиянең 2017 елдагы аерым чаралары үтәлеше нәтиҗәләре турында сөйләде һәм Стратегиядә каралган чараларны гамәлгә ашыру дәүләт хакимиятенең барлык органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм иҗтимагый оешмаларның килешеп эшләүләрен таләп итә дип белдерде.
Үз чыгышында А.Г.Галимов аерым дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өлешендә гражданнарны социаль яклау өлкәсендә уңай нәтиҗәләргә ирешелү турыда сөйләде. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталында «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында газ белән тәэмин ителеш һәм техник хезмәт күрсәтү өчен акча түләгәндә комиссия алынмый. «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасы да яңартылды.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары дини оешмалар белән хезмәттәшлек һәм мөселман дин эшлеклеләренә белем бирү мәсьәләләренә дә кагылып узды. Идел буе федераль округы төбәкләре өчен дин эшлеклеләренең квалификацияләрен күтәрү үзәге базасында 2017 елда 262 имам белем күтәрү курсларын уздылар.
Стратегия бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф һәм мәдәният, милли сәясәт, халыкның сәламәтлеген саклау, шулай ук экология иминлеге һәм башка өлкәләрдәге чаралар да гамәлгә ашырыла.
Чыгышын йомгаклап, А.Г.Галимов 2018 ел Стратегияне гамәлгә ашыруның соңгы этабы булачак, бу исә куелган максатларга ирешү өчен башкаручылардан эшне максатчан һәм көйле итеп оештыруны таләп итә дип белдерде.