Җәмәгать судьяларының Суд приставлары хезмәте һәм Миграция мәсьәләләре буенча идарә белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

2018 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә  Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча миграция мәсьәләләре идарәсе белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Респубиканың җәмәгать судьялары, Суд приставлары хезмәте идарәсе һәм Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе вәкилләре, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Электрон документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара системасын актив файдалану, ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын кертү, шулай ук җәмәгать судьяларының почта чыгымарын оптимальләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International