Норматив хокукый актларны рәсми тәрҗемә итү буенча бердәм республика үзәген булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

2018 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр Р.И.Заһидуллин рәислегендә Норматив хокукый актларны рәсми тәрҗемә итү буенча бердәм республика үзәген булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге” ДБУ, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты вәкилләре катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International