Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Зеленодольск районында җәмәгать судьялары суд участокларын карады

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

2018 елның 8 февралендә Татарстан  Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьев Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре кылдылар. Аларның максаты Зеленодольск шәһәре Комаров урамында урнашкан, капиталь төзекләндерүдән соң ачылган 2 нче, 4 нче, 7 нче җәмәгать судьялары суд участокларын карау иде.

Яңартылган суд участокларын карарга шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Зеленодольск шәһәр суды рәисе А.А.Николаев һәм муниципаль район башлыгы  А.В.Тыгин да чакырылган иде.

Суд участоклары гамәлдәге нормаларга туры китереп җиһазландырылганнар: судьялар кабинетлары, суд утырышлары залы, архив бүлмәләре, сервер бүлмәсе дә бар. Гаепләнүчеләрне конвой бүлмәсенә аерым ишектән кертү мөмкинлеге дә тудырылган.

Бинада ТР ЭЭМ сак пунктына тоташтырылган янгын-сак хезмәте сигнализациясе дә көйләнгән. Бинага керү юлында махсус металл эзләгеч куелган, барлык бүлмәләр дә кирәкле мебель белән тәэмин ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International