2018 елның 12 февралендә Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар республиканың берничә закон проектларын, шул исәптән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы Законының 43 статьясына республика Юстиция министрлыгында дәүләт теркәвенә алынырга тиешле ведомство норматив хокукый атлары әйләнешен аныклау өлешендә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.
Доклад белән Р.И.Заһидуллин чыгыш ясады.
Закон проекты бертавыштан хупланды