2018 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән “Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары” программа комплексы һәм җәмәгать судьялары суд участокларында статистик хисапны формалаштыру мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.
Семинарда төп докладчы буларак “КРОК инкорпорейтед” ЯАҖ мәгълүмати технологияләрне алга этәрү департаментының әйдәп баручы консультанты А.А.Щербаков чыгыш ясады. Семинар эшендә шулай ук Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Г.Мягков, Суд департаменты идарәсенең мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы А.Т.Ибраһимов, Суд департаменты идарәсенең мәгълүматлаштыру бүлеге консультанты Г.Р.Сәгыйтова, Суд департаменты идарәсенең мәгълүматлаштыру бүлегеең баш белгече Э.Ш.Идиятуллина, министрлык бүлекләре башлыклары А.Г.Сафин һәм А.В.Назарова катнаштылар.
Белем бирү семинарында суд эшчәнлеге процессын автоматлаштыра торган “Җәмәгать судьялары” программа комплексы функционалына кагылышлы мәсьәләләр турында, статистик хисап формалаштыру мәсьәләләренә кагылышлы кыенлыклар һәм аларны хәл итү юллары буенча фикер алыштылар.
Семинарга нәтиҗәләр ясап, Н.В.Рагозина җәмәгать судьялары аппаратлары эшен оештыру мәсьәләләренә дә кагылып узды