Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре һәм Тукай районы суд районнарының җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән белем бирү семинары

2018 елның 16 феврале, җомга

2018 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре һәм Тукай районы суд районнарының җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән “Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары”  программа комплексында эшләү буенча белем бирү семинары узды.
Семинарда төп докладчы буларак “КРОК инкорпорейтед” ЯАҖ мәгълүмати технологияләрне алга этәрү департаментының әйдәп баручы консультанты А.А.Щербаков чыгыш ясады. Семинар эшендә шулай ук министрлык бүлекләре башлыклары А.Г.Сафин һәм А.В.Назарова, әйдәп баручы белгечләр Д.А.Пилин, Л.Р.Хәбибуллина катнаштылар.
Белем бирү семинарында суд эшчәнлеге процессын автоматлаштыра торган “Җәмәгать судьялары” программа комплексы функционалына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, суд статистикасын алып бару, суд эшләрен теркәүгә алу өлешендә аларны хәл итү юллары күрсәтелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International