2018 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Балык Бистәсе муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов тарафыннан гражданнардан җир законнары, ятимнәрне торак белән тәэмин итү, эшкә урнашу мәсьәләләренә, пенсия билгеләнеше, җир кишәрлеген тиешенчә файдаланмаган өчен административ җаваплылыкка тартылу буенча мөрәҗәгатьләр кабул ителде.
Районга чыгу кысаларында район башлыгы урынбасары И.Г.Ибраһимов һәм районның җирле үзидарәләренең җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программасын гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре каралды