2018 елның 22 февралендә 2017 ел нәтиҗәләре буенча район (шәһәр) судлары рәисләре, рәис урынбасарлары һәм җәмәгать судьялары вәкилләренең Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашындагы киңәшмәсе узды. Анда узган елга нәтиҗәләр ясалып, агымдагы елга планнар билгеләнде.
Чарада Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторР.З.Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкечесе А.А.Сәфәров, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы Р.М.Салихов, район (шәһәр) судлары рәисләре, федераль һәм җәмәгать судьялары катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин “Профессиясендә иң яхшысы” конкурсы җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды:
“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты” номинациясендә — Матиевский Евгений Владимировичка (Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 4 нче суд участогы);
“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы суд утырышы секретаре” номинациясендә — Михайлова Валерия Васильевнага (Татарстан Республикасы Чаллы суд районы буенча 4 нче суд участогы);
“Иң яхшы 2 разрядлы белгеч – җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире” номинациясендә — Сәгыйтова Алсу Алик кызына (Татарстан Республикасы Балтач суд районы буенча 1 нче, 2 нче суд участоклары);
“Җәмәгать судьялары аппаратының иң яхшы 2 разрядлы белгече” номинациясендә — Дрягалкина Резеда Илгизәр кызына (Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча 3 нче суд участогы).
Конкурс нәтиҗәле кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында эшли торган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәләрен арттыру, шулай ук җәмәгать судьясы аппараты хезмәткәре дәрәҗәсен арттыру максатыннан ел саен уздырыла.
Министрлык коллективы хезмәткәрләрне лаеклы бүләкләре белән котлый һәм алга таба да һөнәри уңышларга ирешүләрен тели!