2018 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.
Конкурста 9 кеше катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән конкурсларда җиңүчеләр булып танылдылар:
Хәмзина Диана Зөфәр кызы норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы советнигы вазыйфасына;
Абамзарова Екатерина Андреевна җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасына.
Конкурс комиссиясе тарафыннан Хәмидуллин Ильдар Тәлгать улы, Нуруллина Илсөя Минсәлим кызы, Горшунова Екатерина Викторовна, Сәлахова Рүзия Мурат кызы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының югарырак вазыйфалар төркеменә кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителделәр.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А. Гуревич катнаштылар