Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкалары тәмамланды

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

2018 елның 5 мартыннан 6сына кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Алексеевск, Буа, Нурлат муниципаль районнарының юридик хезмәтләреннән  булган муниципаль хезмәткәрләр стажировка уздылар.

Министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары – стажировка программасы юнәлешләренә кураторлык итүчеләр түбәндәге темалар буенча гамәли дәресләр уздырдылар:

- муниципаль норматив хокукый актларга һәм муниципаль норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруның хокукый һәм оештыру нигезләре;

- муниципаль берәмлекләрнең үзләренә тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары;

-  муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү һәм торак пунктлар булдыру;

- муниципаль берәмлекләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен юридик яклау;

-  муниципаль норматив хокукый актларның муниципаль регистры;

- җирле үзидарә органнарында кадрлар эше буенча хокукый мәсьәләләр.

Программа ахырында четерекле мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм тәҗрибә алмашу максатыннан түгәрәк өстәл уздырылды.

Стажировка программасы ябылышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, КФУ дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе диркторы И.А. Привалов катнаштылар.

Стажировка тәмамлангач муниципаль хезмәткәрләр тиешле үрнәктәге таныклыклар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International