2018 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды.
Комитет утырышында, аны федераль законга туры китерү максатыннан, “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты каралды. Закон проекты тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә дәүләт хезмәте өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасын булдыру һәм куллану күздә тотыла. Ул дәүләт хезмәте өлкәсендә федераль мәгълүмат системасы белән ярашырга һәм дәүләт органын кадрлар белән тәэмин итү турындагы сакланырга, эшкәртелергә һәм электрон рәвештә юлланырга тиешле мәгълүматларның күләменә һәм эчтәлегенә булган таләпләргә туры килергә тиеш.
Комитет тарафыннан Татарстан Республикасының “Югары Ослан муниципаль районының “Яр буе Морквашы авыл җирлеге” һәм “Октябрь авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Югары Ослан муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнеңтерриторияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” әлеге авыл җирлекләре территорияләренең уртак чикләрен үзгәртү максатыннан эшләнгән законы һәм “Татарстн Республикасы Мамадыш районы территориясендә торак пункт – Тарасовка поселогы булдыру турында” Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары проекты хупланды.
Югарыда телгә алынган закон проектлары һәм карарлар буенча фикер алышуда министр урынбасары М.М.Ибәтов та катнашты.