Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы урыннарны биләүгә конкурс турында игълан

2018 елның 20 марты, сишәмбе

2018 елның 20 мартында  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә.

Игълан ителгән вакантлы вазыйфалар исемлеге белән “Кадрлар сәясәте” бүлегендәге “Вакантлы урыннарны биләүгә конкурс ” бүлекчәсендә танышырга була.

Конкурста катнашуга тиешле документлар теркәлгән гаризалар (2018 елның 9 апреленә кадәр, бу көнне дә кертеп) конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт, каб.109, тел. 223-07-87.

Конкурс комиссиясе утырышы 2018 елның 26 апрелендә (якынча) булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International