2018 елның 19 мартында Республика балалар клиника хастаханәсе территориясендә урнашкан “Роналд Макдоналд йорты” гаилә кунакханәсендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан авыру балаларны тәрбияләүче гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештырылды.
Чарада Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге, Россия Федерациясе Социаль иминләү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары вәкилләре катнашты.
Чара барышында 21 гаиләгә 46 төрдәге мәсьәлә буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре барыннан да бигрәк социаль яклау, медицина тернәкләндерүе, дарулар белән тәэмин итү өлкәләренә кагылышлы иде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да телдән һәм язмача консультацияләр бирү рәвешендә ярдәм күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хакимиятнең әлеге чараны уздыруда актив катнашкан барлык федераль һәм республика органнарына, адвокатура һәм нотариат органнарына зур рәхмәт белдерә.