Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең Буа районына чыгуы

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 20 мартыннан 21енә кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме әгъзалары әлеге юнәлештәге эшләрнең оештырылышын тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Буа муниципаль районына чыктылар.
Эш барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары, расланган план-йөкләмә нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау субъектларының түбәндәге өлкәләрдәге (мәгариф, сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, эшкә урнашу, алкоголь продукциясе әйләнеше һәм башкалар) эшчәнлеген өйрәнделәр, шулай ук «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасының үтәлешен дә өйрәнделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Буа муниципаль районы башлыгы М.А. Җаббаров, район  прокуроры М.Р. Фаткуллин, Россия ЭЭМ Буа районы бүлеге башлыгы Р.М. Егоров, районның хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында киңәшмә узды, анда Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International