2018 елның 22 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалы тарафыннан оештырылган “Иҗтимагый мөнәсәбәтләрне хокукый һәм шәхси җайга салу” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Конференция Россия дәүләт хокук университеты ректоры В.В.Ершов монографиясенә багышланган иде.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Идел буе округы Арбитраж суды рәисе Ю.В.Глазов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Россия дәүләт хокук университеты ректоры В.В.Ершов, Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалы директоры Р.А.Шәрифуллин, район (шәһәр) судлары вәкилләре катнаштылар.
Аннан соң Р.Ф.Гафаров рәислегендә Татарстан Республикасы судьялар советы утырышы булды, анда Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд аппаратлары һәм суд участоклары хезмәткәрләре вазыйфаларына кадрлар резервын формалаштыру мәсьәләләре каралды