Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

2018 елның 27 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышында каралды:

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2017 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлеге турындагы хисап;

Татарстан Республикасы Президенты идарәсе тарафыннан коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча, Татарстан Республикасының ачык хакимият органнары тарафыннан 2017 елда коррупциягә каршы тору буенча чараларны гамәлгә ашыру турында әзерләнгән күзәтү;

2017 ел нәтиҗәләре  буенча норматив хокукый актларга  һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре;

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ихтыяҗлары өчен 2017 елда дәүләт заказын урнаштыру нәтиҗәләре. Дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәлеген бәяләү өлешендә идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе индикаторлары үтәлеше;

бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануга эчке финанс тикшерүе һәм аудит нәтиҗәләре;

2017 елда “2015 – 2020 елларгаТатарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чаралары үтәлешен тикшерү кысаларында уздырылган тикшерүләр нәтиҗәләре ;

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарының “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтлары бүлекләрен коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча тутыруга бердәм таләпләрнең 2017 ел нәтиҗәләре буенча үтәлешен мониторинглау нәтиҗәләре.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты, коррупция һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат, Комиссия секретаре М.Д.Сөләйманов, хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлеге башлыгы Н.Ю.Казанцева, норматив хокукый актларны теркәү һәм Министрлык эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Э.И.Слепнева, территориаль оештырылыш һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.Ю.Гавриленко, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, финанслар бүлеге башлыгы урынбасары Г.Г.Галимҗанова, мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.А.Беденьгов катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International