Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең Бөгелмә районына чыгуы

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның  26 мартыннан 28 мартына кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме эшләрнең оештырылышын тикшерү максатыннан Бөгелмә муниципаль районында чыкты.

Тикшерү барышында эшче төркем әгъзалары тарафыннан расланган план-йөкләмә нигезендә хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеге, шул исәптән “2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибе һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасы үтәлеше өйрәнелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә һәм Бөгелмә муниципаль районының инфраструктур үсеш буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.В.Гарәфетдинов катнашында киңәшмә узды. Анда хокук бозуларны профилактикалауның барлык субъектлары вәкилләре, район авыл җирлекләре башлыклары, ЭЭМ ТР буенча прокуратурасы органнары вәкилләре дә чакырылган иде.

Эшкә нәтиҗәләр ясалды, табылган җитешсезлекләр буенча фикер алышынды, аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International