Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы

2018 елның 7 апреле, шимбә

2018 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Утырышта түбәндәге закон проектлары каралды:

 “Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актларын теркәү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Закон проекты;

“Татарстан Республикасының Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона резидент-оешмалары өчен табышка салым буенча салым ставкаларын билгеләү һәмТатарстан Республикасының Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләрендә төзелгән “Иннополис” техника-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонасы турында” Татарстан Республикасы законының 1 статьясына үзгәреш кертү турында” Татарстан Республикасы закон проекты;

 “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына  үзгәреш кертү хакында” федераль закон проекты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International