2018 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов “Болгар радиосы” радиостанциясенең “Нокта” (“Точка”) юридик программасында катнашты. Эфир барышында 9 граждан социаль яклау, торак законнары һәм пенсия тәэмин ителеше буенча үзләрен кызыксындырган юридик сорауларга тулы җаваплар алдылар.
Эфир тыңлаучылары өчен шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан уздырыла торган халыкка түләүсез юридик ярдәм эше, аерым алганда түләүсез юридик ярдәмнең “кайнар элемтә” телефоны, Татарстан Республикасының “Геопортал”дагы интерактив картасы һәм министрлыкның аввокатлар берләшмәсе белән хезмәттәшлеге турында да мәгълүмат бирелде.