2018 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Р.Р.Гайзатуллин рәислегендә эш киңәшмәсе уздырылды. Ул ЛПХларга субсидияләр бирү буенча вәкаләтләрне, акчаларны 2019 елдан башлап район бюджетларына субвенцияләр рәвешендә салып, авыл җирлеге дәрәҗәсенә тапшыру буенча норматив документларны әзерләү мәсьәләсенә багышланган иде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.