2018 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Е.Г.Газизова җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Чистай муниципаль районына чыкты.
Районга сәфәр барышында җирле үзидарә органнарының җаваплы затлары белән суд органнарында җирле үзидарә органнарының хокукларын яклау буенча эш барышында килеп чыга торган кыен мәсьәләләр буенча фикер алышынды, практик һәм методик күрсәтмәләр бирелде.