Җәмәгать судьялары суд участокларына эш сәфәре

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

2018 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасының Югары Ослан, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмәләр уздырылды.

Киңәшмәләрдә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, Зеленодольск шәһәр суды рәисе А.А.Николаев, җәмәгать судьялары катнашты.

Уздырылган очрашулар кысаларында почта чыгымнарын оптимальләштерү, электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасын куллану мөмкинлеге һәм кирәклеге, суд актларын җәмәгать судьялары рәсми сайтларында үз вакытында урнаштыру, суд статистикасын алып бару, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең этика кодексын саклаулары, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук суд участокларында иминлек таләпләренең үтәлеше буенча фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International