Бөгелмә муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итү

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

2018 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Бөгелмә муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов тарафыннан гражданнардан алимент күләмен билгеләү буенча суд карарына дәгъва, хезмәт законнары үтәлеше һәм башкаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр алынды.

Районга чыгу барышында район башлыгы урынбасары Ф.В.Мөхәммәтов һәм районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы затлары катнашында киңәшмә уздырылды, анда муниципаль хезмәтне үстерү муниципаль программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эшчәнлеге тикшерелде, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыру, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре каралды.

Барлык сораулар буенча да тулы җаваплар бирелде, гамәлдәге законнар аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International