2018 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире А.В.Лохотской түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган видеоконференциядә катнашты. Киңәшмәдә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Үзәк федераль округ һәм Идел буе федераль округы составына керүче территориаль органнары хезмәткәрләре, адвокатлык берләшмәсе вәкилләре һәм башка кызыксынган затлар катнашты.
Киңәшмә барышындаРоссия Федерациясе субъектларында түләүсез юридик ярдәм турындагы федераль законны куллану мәсьәләләре: үсеш тенденцияләре, булган кыенлыклар һәм аларны хәл итү юллары, дәүләт хакимияте органнары тарафыннан гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук халыкка хокукый белем бирү мәсьәләләре каралды.