Саба районында суд участоклары бинасында янгынга каршы өйрәнүләр узды

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

2018 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Саба суд районы буенча суд участоклары бинасында Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы катнашында суд рәисе, җәмәгать судьялары, район суды судьялары һәм аларның хезмәткәрләрен дә җәлеп итеп шартлы янгын очрагында гамәлләр эзлеклелеген тикшерүгә багышланган өйрәнүләр узды.

Өйрәнүләрдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Г.Мягков, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары А.В.Михайлов, “ФЯХ ТР буенча 7 отряды” 129 ФДКУ янгын коткару часте башлыгы И.Г.Закиров катнаштылар.

Өйрәнүләр барышында суд бинасында янгын чыгу очрагы каралды. Барлык хезмәтләрнең дә үз вакытында һәм дөрес гамәлләр кылулары нәтиҗәсендә янгын чыганагын тиз сүндерү һәм кешеләрне эвакуацияләү мөмкин булды.

Мондый өйрәнүләр мөмкин булган янгын очракларына әзерлек дәрәҗәсен ачыкларга һәм бүлекчәләр хезмәткәрләренең оперативлыгын, үзара хезмәттәшлек һәм әзерлек дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Саба суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды. Очрашу кысаларында почта чыгымнарын оптимальләштерү, электрон документлар әйләнеше бердәм ведомствоара системасын куллану мөмкинлеге һәм кирәклеге, суд актларын җәмәгать судьялары рәсми сайтларында үз вакытында урнаштыру, суд статистикасын алып бару, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең этика кодексын саклаулары, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук суд участокларында иминлек таләпләренең үтәлеше буенча фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International