Татарстан икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы узды

2018 елның 27 апреле, җомга

2018 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  5 нче эшче төркем җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Р.К.Хөснуллин рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы узды.

Утырыш барышында эш төркеме әгъзалары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 6 апрелендәге 420 номерлы карары белән расланган “Җинаять- башкару системасын үстерү (2017 – 2025 еллар)” федераль максатчан программасы кысаларында бүлеп бирелә торган  акчаларны үзләштерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Утырыш  нәтиҗәләре буенча эш төркеме әгъзаларына һәм чакырылган кунакларга Татарстан Республикасы икътисадына 2018 елга, шулай ук 2019-2021 елларга заявка бирелгән һәм расланган акчаларны ачыклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International