Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

2018 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен уздырыла торган “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. 

Министрлыкның 17 хезмәткәре министр Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең Матюшино урманчылыгы территориясендә агачлар утырттылар.

Акция илнең төп байлыгының берсе булган урманга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, урманчы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру, җәмәгатьчелек игътибарын урман байлыкларын саклауга, арттыруга, торгызуга тарту максатыннан уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International