2018 елның 5 маенда Түбән Камадагы “Батыр” спорт комплексында Татарстан Республикасы судлары арасында өстәл теннисы буенча турнир узды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасын хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы Сафин Адель Габбас улы, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Воробьёв Антон Валерьевич һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Свиридова Татьяна Станиславовна тәкъдим иттеләр. Ярышта шәһәр судлары, арбитраж судлар, җәмәгать судьялары аппаратлары судьялары һәм хезмәкәрләре – барлыгы 15 команда катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча министрлык 8 нче урынны алды. Команда беренчелегендә Түбән Кама шәһәр суды командасы җиңеп чыкты.