Кадрлар резервына кертелү буенча конкурслар нәтиҗәләре

2018 елның 8 мае, сишәмбе

2018 елның 7 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты вазыйфаларының төп һәм әйдәп баручы төркемнәренә кадрлар резервына кертелүгә конкурслар үткәрелде.

Конкурста 12 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты вазыйфаларның төп төркеменә караган кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителделәр:

Мурадымова Лилия Виктор кызы,

Сафиуллина Юлия Владимировна,

Свиридова Татьяна Станиславовна;

вазыйфаларның әйдәп баручы төркеменә тәкъдим ителделәр:

Әхмәтова Дина Фарит кызы;

Мингалимов Илфат Марат улы;

Сөләйманова Илсинә Альберт кызы;

Хәмитова Эльза Әнәс кызы.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры,  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г. Гатауллин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International