2018 елның 8 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова белән берлектә һәм РДХУ КФ фәнни эшләр буенча директор урынбасары Л.А.Гомәров һәм РДХУ КФ тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.Р.Гарифуллина катнашында Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалының 3 курс студентлары белән очраштылар.
Н.В.Рагозина студентларга республика Юстиция министрлыгының, аерым алганда, җәмәгать судьяларын матди-техник тәэмин итү өлешендәге эше, гомумән алганда юстиция эше, җәмәгать судьясы аппараты структурасы, җәмәгать судьясы аппаратына эшкә урнашу мөмкинлеге, судта эш үзенчәлекләре, анда эшләү өчен кирәкле квалификация таләпләре һәм башкалар турында сөйләде. Студентлар министрлыкка һәм җәмәгать судьялары суд участокларына барып карарга теләкләре булуы турында белдерделәр.
Очрашу ахырында чыгыш ясаучылар студентларга сайлаган һөнәрләрен үзләштерүгә иҗади якын килүләрен, нәтиҗәле студент тормышы һәм актив гражданлык позициясендә торуларын теләделәр.