ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнаштылар

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

2018 елны 9 маенда  министр урынбасары Н.В.Рагозина  һәм Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгы хезмәткәрләре Бөек  Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына  багышланган бәйрәм чараларында  катнаштылар. 

Бәйрәм чаралары Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салудан башланды.

Аннан соң министр урынбасары Н.В.Рагозина һәм министрлык хезмәткәрләре үзләренең героик туганнарының фотосурәтләрен тотып “Үлемсез полк” акциясендә катнаштылар.

Акциядә катнашучылар Ирек мәйданы – Карл Маркс урамы – Лобачевский ур. -  Кремль ур. – Беренче май мәйданы – Меңъеллык мәйданы  маршруты буенча уздылар.

Акциядә катнашучы һәр кеше үз ветеранын, бабасын, бабасының бабасын онытмый, аның белән горурлана. Аларның батырлыгы онытылмый!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International