2018 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 4 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханы бирде, 6 дәүләт хезмәткәре аттестация узды.
Квалификация имтиханы дәүләт хезмәткәренең профессиональ дәрәҗәсен ачыклау өчен уздырыла, аның нәтиҗәләре буенча имтиханны тапшыру һәм чираттагы класс чинын бирү турында яки дәүләт хезмәткәренең квалификация имтиханын бирә алмавы турында карар кабул ителә.
Аттестацияләү комиссиясе тарафыннан 4 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын бирделәр һәм үз вазыйфалары чикләрендә чираттагы класс чинын алуга лаек дип табылдылар.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.
Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 4 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 хезмәткәр – өстәмә профессиональ белемне уңышлы алган очракта үз вазыйфасына туры килә дип, 1 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм кадрлар резервына кертелүгә лаек дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г. Гатауллин һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А. Гуревич катнаштылар.