Хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

2018 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.

Экспертлар советы утырышында түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектлары хупланды:

 “Татарстан Республикасында кулланучылар кәрзине турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакынды”;

“Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм аның статусы турында” һәм “Питрәч муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү хакында”;

“Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International