2018 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды. Утырышны Комитеты рәисе А.Г.Хәбибуллин уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А.Ратникова, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Җирле үзидарә турындагы законнар турындагы мәсьәлә буенча фикер алышканда ритуаль хезмәтләр күрсәтү, җир кишәрлекләрен зиратлар итеп күчерү өлешендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов та катнашты.