Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хезмәткәрләр стажировкасы тәмамланды

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 15нче маеннан 16сына кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Әлки, Алабуга, Кайбыч, Мамадыш, Чистай муниципаль районнары юридик хезмәтләре муниципаль хезмәткәрләре стажировка уздылар.

Министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары – программа юнәлешләре буенча кураторлар түбәндәге темалар буенча гамәли дәресләр уздырдылар:

- муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коорупциягә каршы экспертиза уздыруның  хокукый һәм оештыру нигезләре;

- муниципаль берәмлекләрнең үзләренә бирелгән дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары;

- муниципаль берәмлекләрнең чикләре үзгәрү һәм торак пунктлар барлыкка килү;

- муниципаль берәмлекләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен юридик яклау;

- муниципаль норматив хокукый актларның муниципаль регистры;

- җирле үзидарә органнарында кадрлар эшенең хокукый мәсьәләләре.

Программа ахырында тәҗрибә алмашу һәм кыен мәсьәләләрне хәл итү максатыннан түгәрәк өстәл утырышы узды.

Стажировка программасы ябылышында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Н.А.Аксенова, КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең белем бирү программасы җитәкчесе Г.А. Хәбибуллина катнаштылар.

Стажировка ахырында муниципаль хезмәткәрләр тиешле үрнәктәге таныклыклар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International