Җәмәгать судьялары өчен квалификация күтәрү курслары ачылды

2018 елның 22 мае, сишәмбе

2018 елның 21 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина республиканың җәмәгать судьялары өчен квалификация күтәрү курслары ачылышында катнашты.

Курслар “Россия дәүләт хокук университеты” федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалында 2018 елның 21 маеннан 31енә кадәр узачак. 

Дәресләрне гыйльми дәрәҗәләре булган укытучылар, шулай ук зур тәҗрибәгә ия булган гамәлдәге судьялар уздырачаклар.

Аттестацияне уңышлы узган очракта белем алучыларга таныклыклар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International