2018 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Балтач һәм Ютазы муниципаль районнарына чыгуга әзерлек кысаларында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме әгъзалары киңәшмәсе узды.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов, әлеге районнарда җинаятьчелеккә анализ нәтиҗәләре буенча, киңәшмәдә катнашучылар алдына җентекләп өйрәнү таләп ителә торган юнәлешләргә игътибарны күбрәк юнәлтү һәм районнарның профилактика субъектларына хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрне өйрәнү барышында методик ярдәм күрсәтү бурычын куйды.