Татарстан Республикасы Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

2018 елның 23 маенда  Татарстан Республикасы Дәүләт  Советының Законлылык һәм хокук  тәртибе буенча комитеты тарафыннан  “Татарстан Республикасында халыкка  түләүсез юридик ярдәм күрсәтү  турында” Татарстан Республикасы  Законын гамәлгә ашыру хакында”  темасына багышланган матбугат  конференциясе уздырылды.

Чара барышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендәге агымдагы ситуация, шул исәптән түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасын камилләштерү буенча Министрлык тарафыннан уздырыла торган эшчәнлек, адвокатлар берләшмәләре белән хезмәттәшлек, халыкны хокукый агартуга багышланган чаралар һәм 2018 елга бурычлар  турындагы доклад белән чыгыш ясады.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International