Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаровның боерыгын үтәү максатыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участоклары биналарында (бүлмәләрендә) гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта тактик өйрәнүләр узды.
Өйрәнүләрдә суд приставлары, ГТХ хезмәтләре, ашыгыч медицина ярдәме һәм полиция хезмәткәрләре катнашты. Өйрәнүләр ведомстволар арасында башкарыла торган гамәлләрнең эзлеклелеген, гадәттән тыш хәлләр туган очракта практик белемнәрне камилләштерү максатыннан оештырылган.
Өйрәнүләр барышында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре эвакуация юллары буйлап бинадан куркынычсыз урынга чыктылар. Өйрәнүләр тәмамланганнан соң эшкә нәтиҗәләр ясалды һәм ТР ГТХ вәкилләре тарафыннан куркыныч хәл туганда котылуның ышанычлы юллары аңлатылды.