Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең эш сәфәре

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның 22 маеннан 23енә кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме Татарстан Республикасының Балтач муниципаль районына чыктылар. 

Тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан, расланган план-йөкләмә нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау буенча аерым юнәлешләр буенча эшли торган субъектлар эшчәнлеге,  шулай ук “2014 – 2020 елларга ТатарстанРеспубликасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршытору” дәүләт программасы үтәлеше дә тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Балтач муниципаль районында юстиция министрының беренче урынбасары  А.Г.Галимов рәислегендә һәм Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, Балтач муниципаль районы прокуроры А.Ш.Низамиев һәм хокук бозуларны профилактикалауның барлык субъектлары вәкилләре, район авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International