Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы урыннарны биләүгә конкурс турында игълан

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

2018 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан итә. 
Игълан ителгән вакантлы вазыйфалар исемлеге белән “Кадрлар сәясәте” бүлегендәге “Вакантлы урыннарны биләүгә конкурс ” бүлекчәсендә танышырга була. 
Конкурста катнашуга тиешле документлар теркәлгән гаризалар (2018 елның 18 июненә кадәр, бу көнне дә кертеп) конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт, каб.109, тел. 223-07-87. 
Конкурс комиссиясе утырышы 2018 елның 5 июлендә (якынча) булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International