Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

2018 елның 29 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләләре буенча 5 нче эшче төркем утырышы узды. Утырышны Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Р.К.Хөснуллин алып барды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, Россия ҖҮФХ Татарстан Республикасы идарәсе, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасының “Развитие уголовно-исполнительной системы (2018 – 2026 еллар)”, “Развитие судебной системы России (2013 - 2020 еллар)” кебек федераль программаларны гамәлгә ашыруда катнашуының актуаль мәсьәләләре каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча эшче төркем әгъзаларына һәм чакырылган затларга Татарстан Республикасы икътисадына 2018 елга, шулай ук 2019-2021 елларга федераль бюджеттан заявка бирелгән һәм расланган акчалар күләмен ачыклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International