2018 елның 29-30 май көннәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина “21 гасыр суды: технологияләр гадел хөкем сагында” Халыкара юридик конференциядә катнашты. Чара Бөтендөнья банкы һәм Россия Федерациясенең “Суд реформасына ярдәм” уртак проекты ябылышына багышланган иде.
Конференциядә 10 ил вәкилләре катнашты, 200ләп катнашучы аккредитацияләнгән иде.
Конференцияне Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары Е.Л.Забарчук ачты. Конференциядә төп докладларның берсе Мәскәү шәһәр суды рәисе О.А.Егорованың Мәскәү шәһәре гомуми юрисдикция судларының комплекслы мәгълүмат системаларын булдыру буенча проектны гамәлгә ашыруда ирешелгән нәтиҗәләр турындагы доклады булды. Аның кысаларында башкаланың гомуми юрисдикция судларында суд утырышларын аудиовидео яздырулар һәм видеоконференцэлемтә системасы кертелгән; гомуми юрисдикция судларының гражданнарның шәхси кабинетлары һәм судлар хезмәткәрләре өчен Эчке портал белән булган бердәм мәгълүмати порталы эшләтеп җибәрелгән; Ведомствоара һәм дәрәҗәара хезмәттәшлек кысаларында гадел хөкемгә тәэсир итә торган ведомстволар белән электрон документлар әйләнеше җайга салынган; мәгълүмати-аналитика системалары булдырылган; агымдагы һәм архив эшләре материаллары электрон рәвешкә күчерелә; суд системасында беренче тапкыр Мәскәү шәһәр судында урнашкан мәгълүматларны эшкәртү үзәге төзелгән.
Конференциядә шулай ук Мәскәү шәһәр суды рәисе урынбасары Д.А.Фомин, Россия Суд приставлары федераль хезмәте директоры Д.В.Аристов, Гадел хөкем нәтиҗәлелеге буенча Европа комиссиясе советы вице-президенты Рамин Гурбанов, “Крок Инкорпорейтед” ЯАҖ компаниясе генераль директорының дәүләт секторы белән эшләү буенча урынбасары Татьяна Толстова һәм башкалар катнашты.