Татарстан Республикасында беренче тапкыр 3 номинация буенча «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы» конкурсы уздырыла:
- «Иҗтимагый совет эшчәнлеген муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче халык белән эшләү буенча, муниципаль хакимият һәм дәүләт хакимияте органнары, башка оешмалар һәм учреждениеләр белән хезмәттәшлек буенча иң яхшы оештыру»;
- «Иҗтимагый совет эшчәнлеген муниципаль берәмлек территориясендә халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатына бәйсез бәяләмә уздыру буенча иң яхшы оештыру»;
- «Иҗтимагый совет эшчәнлеген муниципаль берәмлек территориясендә уздырыла торган чараларда, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан уздырыла торган чараларда актив катнашу буенча һәм Иҗтимагый совет эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту буенча иң яхшы оештыру».
Конкурста Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары катнаша ала.
Конкурс 2018 елның 1 сентябреннән 15 ноябрьгә кадәр 3этапта узачак:
Беренче этап 2018 елның 1 сентябреннән 30ына кадәр уздырыла: Конкурста катнашуга заявкалар һәм материаллар каралачак.
Икенче этап 2018 елның 1 октябреннән 30ына кадәр барачак: конкурска нәтиҗәләр ясау буенча конкурс комиссиясе утырышы, конкурс җиңүчеләрен билгеләү, видео материалларны яздыру һәм басма материаллар әзерләү.
Өченче этап 2018 елның 1 ноябреннән 15енә кадәр уза: җиңүчеләрне бүләкләү.
Заявкалар 2018 елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының гражданлык берләшмәләрен үстерү һәм Иҗтимагый советлар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссиянең Иҗтимагый советлар белән хезмәттәшлек буенча Эшче төркеменә 420111, Татарстан Республикасы, Казан, Батурин урамы, 7 йорт адресы буенча тапшырыла һәм info@rcc16.ru электрон адресына да юллана, хатка «НА КОНКУРС ОСМО РТ» дип куярга онытмагыз.
Конкурс турындагы Нигезләмә «Җирле үзидарә» бүлегендә урнаштырылган.
Элемтә өчен: «Ресурсный Центр РДО ИГО «Перспектива» КБАО, 8(965)599-55-26, электрон почта: info@rcc16.ru